Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре



бет14/14
Дата06.12.2016
өлшемі2,68 Mb.
#3268
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14

Курс темаларының эчтәлеге

I. Атадан улына чын мирас − сүздер

Халык авыз иҗаты. Дастаннар.

Халык авыз иҗатының эпик жанры дастан турында төшенчә. Дастаннарның төрләре. “Идегәй” дастаны. Аның төп герое. Дастанда тарихи шәхесләрнең сурәтләнүе. Әсәрдә ил белән идарә итү, халык язмышы мәсьәләсе.



Әдәбият теориясе. Халык авыз иҗаты. Дастан. Трагедия (3 сәгать).

Кол Гали язмышы. Аның “Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Йосыфның язмышы. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр. Йосыф-Зөләйха мәхәббәте. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Поэмада төш күрү мотивлары.

Әдәбият теориясе. Рәдиф (3 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
II. Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши

Сәйф Сараи иҗаты. Аның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаныннан өзек. Әсәрнең сюжеты. Дастанда сурәтләнгән табигать күренешләренең роле. Чагыштыру, метафоралар, аларның оригинальлеге. Дөньяны материалистик аңлауны чагылдырган детальләр, аларның ышандыру көче. Геройларга характеристика бирү.

Әдәбият теориясе. Нәзыйрәчелек (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
III. Гөл үссә – җирнең күрке,

Кыз үссә – илнең күрке

Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сахибҗамалга” поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда шагыйрьнең табышлары (1 сәгать).

Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы турында белешмә. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында күтәрелгән проблемалар. Яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык бәрелеше. Төп герой Әсма язмышы (2 сәгать).

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында белешмә. Әдипнең Казан чоры иҗаты. “Татар кызларына” шигырендә күтәрелгән мәсьәләләр. Әсәрдә лирик геройның хисләрен ачыклау. Г.Тукайның татар кызлары турындагы хыял-өметләре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Казан шәһәрендә Габдулла Тукай музее турында мәгълүмат.

Әдәбият теориясе. Антитеза (2 сәгать).

Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты. Әдипнең күпкырлы иҗаты. “Хәят” повесте. Төп каһарман образы. Аңа хас сыйфатлар. Бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф-гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу. Кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы (3 сәгать).

Аяз Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның “Җомга көн, кич белән...” повесте. Әсәрдә Бибинур образының бирелеше. Бибинур әбинең изге күңеллелеге, шәфкатьлелеге. Авторның кешеләрдә яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларның кими баруына борчылуы. Повестьның А.Солжиницинның «Матрёнин двор» әсәре белән уртак һәм аермалы яклары. Әсәрнең сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләнеше (3 сәгать).

Рөстәм Мингалим иҗаты. Шагыйрьнең прозасы “Сап-сары көзләр” хикәясе. Сугыш чоры кешеләренең язмышы, тормышы сурәтләнеше (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
IV. Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата

Әдәбият теориясе. Лирика. Пейзаж лирикасы.

Ркаил Зәйдулла турында белешмә. “Буранда” шигырендә сурәтләнгән табигать күренеше. Шагыйрь хисләрен ачу юллары (1 сәгать).

Илсөяр Иксанова иҗаты. “Тузганак” шигырендә пейзаж бирелеше. Анда табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренең ачылышы.

Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы (1 сәгать).

Сания Әхмәтҗанованың тормыш юлы һәм иҗаты. Аның “Татар акылы...” әсәрендә күтәрелгән проблемалар. ХХ йөз башында Төркиягә киткән бөек шәхесләр турында мәгълүмат бирү.

Әдәбият теориясе. Фәлсәфи лирика (1 сәгать).

Марс Шабаев тормышы һәм иҗаты. “Корыган имән монологы” шигырендә шагыйрьнең фәлсәфи карашларының чагылышы (1 сәгать).

Мөхәммәт Мирза тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Иҗатына хас үзенчәлекләр. Робагый, газәл жанрындагы әсәрләре.

Әдәбият теориясе. Күңел лирикасы (1 сәгать).

Фирүзә Җамалетдинованың иҗаты. Аның “Ташлар”, “Кунак көткән кебек” шигырьләренең идея-проблематикасы (1 сәгать).

Рәшит Әхмәтҗанов тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Сандугач керде күңелгә” шигырендә шагыйрь хисләренең чагылышы (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
V. Театр – яктылыкка, нурга илтә!

Галиәсгар Камал тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Драматург каләменә хас сыйфатлар. “Беренче театр” комедиясендә конфликт һәм аның чишелеше, образларның үзенчәлекле якларын ачу.

Әдәбият теориясе. Сүз уйнату. Монолог (4 сәгать).

Беренче хатын-кыз татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская иҗаты, театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.



Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры турында белешмә (1 сәгать).

Халисә Мөдәррисованың тормышы һәм иҗаты. “Бәйге хакы” повестеннан өзек белән танышу. Язучының кеше язмышы турындагы ачыш-табышлары. Артистлар тормышын яктыртудагы яңалыгы. Аның сәхнә әсәре булып уйналуы (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VI. Мең шифага ия кулларда

Күпме язмышларның эзе бар...

Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Ак чәчәкләр” романында күтәрелгән проблемалар. Әсәрдә табиблар һәм шәфкать туташларының хезмәтен чагылдыру үзенчәлеге.

Әдәбият теориясе. Роман. Хронотоп (3 сәгать).

Саҗидә Сөләйманованың тормышы һәм язмышы турында белешмә. Әдинең шигъри осталыгы. Шагыйрәнең прозасы. Табиблар тормышын чагылдырган “Гөлбадран” повестеннан алынган “Дөнья бу!..” өзеге белән танышу. Сәламәтлек сагында торучы табибларның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте. Медицинада хирург хезмәте турында сөйләшү (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VII. Укытучым! Синең бөек исемең

Йөрәгемдә мәңге сакланыр...

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. Әдип каләменә хас сыйфатлар. “Фронтовиклар” романында укытучылар тормышын һәм эшчәнлеген чагылдыру үзенчәлеге. Төп герой Рушад образы.

Әдәбият теориясе. Тип (4 сәгать).

Рәдиф Гаташның тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның шигъри осталыгы. Әсәрләренең жанры. “Укытучы” шигыре (1 сәгать).

Лена Шагыйрьҗанның тормыш юлы һәм иҗаты. Шигърияткә алып килгән яңалыгы. “Укытучы” шигырендә күтәрелгән проблемалар (1 сәгать).

Вакыйф Нуриевның тормыш юлы һәм иҗаты. “Инша” хикәясендә Әкрәм образының бирелеше. Хикәядәге юморны аңлау (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VIII. Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар

Хәсән Сарьянның тормыш юлы һәм иҗаты. Иҗатында лиризм. “Әткәм һөнәре” повестенда яшь кеше образын ачу үзенчәлекләре, аларда әхлакый сыйфатларның бирелеше. Татар халкының борынгыдан килгән һөнәрләре турында белешмә бирү (2 сәгать).

Гариф Ахуновның тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Иҗатында нефтьчеләр тормышын яктырту үзенчәлекләре. “Хәзинә” романында нефть чыгаручылар образлары. Нефть табу белән бәйле һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.

Әдәбият теориясе. Әдәби характер (3 сәгать).

Илдар Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты. Аның шигъри һәм драматурглык осталыгы. “Таныш моңнар” поэмасында яшь кешенең тормыш юлын сайлауны чагылдыру.

Әдәбият теориясе. Поэма (2 сәгать).

Хисам Камаловның тормыш юлы һәм иҗаты. “Очучы” хикәясендә күтәрелгән проблемалар. Очучы һөнәре турында мәгълүмат бирү.

Әдәбият теориясе. Мәдхия (2 сәгать).

Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты. “Казан каласы – таш кала” повестенда архитекторлар һөнәренә хас сыйфатларны чагылдыру үзенчәлеге (2 сәгать).

Салисә Гәрәеваның тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Эшче һөнәрләрен ачу үзенчәлеге. “Сварщик егет” шигыре. Әдәбиятта тимерне эретеп ябыштыручылар образларын һәм эшчәнлеген гәүдәләндерү (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Фатих Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек.

Рәшит Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре.

Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясеннән бер монолог.

Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

Илдар Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасыннан өзек.

Нур Әхмәдиевның “Авылдашым” шигыре.
Өстәмә уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Юныс Сафиуллинның «Идегәй» трагедиясе.

Сайадиның “Таһир – Зөһрә” әсәреннән өзек.

Әхмәд Уразаев –Кормашиның “Таһир белән Зөһрә кыйссасы”ннан өзек.

Фәтхи Бурнашның “Таһир –Зөһрә” трагедиясеннән өзек.

Казанда Габдулла Тукай музее.

Сания Әхмәтҗанованың “Сүнмәс балкыш” шигыре.

Рәшит Әхмәтҗановның “Дөнья күрергә китү” шигыре.

“Сәйяр” труппасы турында мәгълүмат.

Канәфи Нәфыйковның “Тукай чәчәге” картинасы.

Казан театр училищесы.

Казан медицина колледжы.

Атилла Расихның “Ике буйдак” романыннан өзек (“Тәҗрибә”).

Казан педагогия колледжы.

Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

Җырчы Миңгол Галиев иҗаты.

“Идел” журналы турында мәгълүмат.

Нур Әхмәдиевның “Авылдашым” шигыре.

Салисә Гәрәеваның “Токарь” шигыре.

Казан политехник колледжы.

Рашат Низаминың “Тимер чәчәк” хикәясеннән өзек.



КУРСНЫҢ УКЫТУ-МЕТОДИК ТӘЭМИН ИТЕЛЕШЕ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Укучы өчен:

Дәреслекләр:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 111 бит.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 111 бит.

3. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 119 бит.

4. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 119 бит.

5. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 135 бит.

6. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 135 бит.

7. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 143 бит.

8. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 143 бит.

9. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 155 бит.

10. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 167 бит.
Электрон белем бирү ресурслары:

1. Татарская литература Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014.

3. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014.

4. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015.

5. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015.


Эш дәфтәрләре:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга) 5 нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 55 бит.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга) 6 нчы сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 59 бит.

3. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга) 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 55 бит.


Укытучы өчен:

Фәнни-методик әдәбият:

1. Аминева В.Р. Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй пол. ХIХ в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.) / В.Р.Аминева. – Казань: Казан. ун-т, 2010. – 474 с.

2. Амирханов Р.У. Татарский народ и Татарстан в начале ХХ века: Исторические зарисовки / Р.У.Амирханов. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – 152 с.

3. Арсланов М.Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар / М.Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 бит: фот.б-н.

4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

5. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда / төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар.кит.н.шр., 2009. – Т.I. – 751 б.; Т.II. – 735 б.

6. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы / А.Г.Әминев. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.

7. Әминев А.Г., Сайкин Ш.Р. V – VII классларда әдәбият укыту методикасы / Абдулла Әминев, Шәриф Сайкин. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1965

8. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002. – 287 б.

9. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. [Төз. һәм кереш сүз авт.Р.Х.Хәйбрахманов]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2005. – 416 б.

10. Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 319 б.

11. Галиәсгар Камал турында истәлекләр / Төзүчесе Рәис Даутов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1979. – 192 б.

12. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү / Фоат Галимуллин. − Казан: 1988.

13. Галимуллин Ф.Г. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 247 б.

14. Ганиева Р.К. Традиции Восточного Ренессанса в тюркских литературах Средневековья и Нового времени. – Казань: Изд-во «Фән» АН РТ, 2014. – 272 с.

15. Гариф Ахунов: Истәлекләр / Төзүчеләр Ш.Г.Максудова, Н.Г.Ахунова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 239 б.

16. Гилязов А.М. Три аршина земли; В пятницу вечером / Аяз Гилязов. – Казань: Магариф, 2008. – 295 с.

17. Еники Ә. Сайланма әсәрләр / [Төз. һәм кереш сүзавт. Ә.Р.Мотыйгуллина]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2002. – 416 б.

18. Есин А.Б. Принципы и приемы анализа литературного произведения: Учебное пособие. – 8-е изд. /А.Б.Есин. – М.: Флинта: Наука, 2007. – 248 с.

19. Җамалетдинов Л. Әкиятләр // Фольклор жанрларын анализлау. – Казан, 1986. – Б.89-91.

20. Җамалиева Л.Ф. Фольклорда уртаклык мәсьәләләре: Татар, башкорт һәм чуаш халык җырлары мисалында. Уку ярдәмлеге / Л.Ф.Җамалиева. – Казан: Алма-Лит, 2003.

21. Җамалиева Л.Ф. Татар фольклорчылары: методик кулланма / Л.Ф.Җамалиева. – Казан: ТДГПУ, 2009.

22. Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Укытучылар өчен методик кулланма / Әлфәт Закирҗанов. − Казан: Мастер Лайн, 1997.

23. Закирҗанов Ә.М. Рухи таяныч: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 287 б.

24. Закирҗанов, Ә.М. Яңарыш юлыннан / Ә.М.Закирҗанов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 303 бит.

25. Зарипова Р.С. Атилла Расих: Тормышы һәм иҗаты. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 223 б.

26. Заһидуллина Д.Ф. ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.I: ХХ йөзнең беренче яртысында татар әдәбияты.. – 230 б.; Т.II: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 198 б.

27. Заһидуллина Д.Ф., Әминова В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз: урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминова, М.И.Ибраһимов. – Казан, 2007. − 112 б.

28. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма / Дания Заһидуллина. − Казан: Мәгариф, 2004.

29. Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү /Фәнис Исламов. − Казан: 1988.

30. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү / Сания Исмәгыйлова. − Казан: 1983.

31. Исмәгыйлева С.Г. IV – VIII классларда лирик әсәрләрне өйрәнү / Сания Исмәгыйлова. − Казан: 1985.

32. Курбатов Х.Р. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә? / Хәлиф Курбатов. − Казан: Фикер, 2002.

33. Кутуй А.Н. Неотосланные письма: повести, стихотворение в прозе/ Адель Кутуй; [сост. анал. ст. М.М.Хабутдиновой]. – Казань: Татар. кн. изд-во, − 216 с.

34. Леонов С.А. Речевая деятельность на уроках литературы в старших классах: Методические приемы творческого изучения литературы: Методическое пособие. / С.А.Леонов. − М.: Флинта: Наука, 1999.

35. Лотфи Г.Ф., Сайкин Ш.Р. Әдәби уку методикасы: V-VII классларда әдәбият укытучылар өчен кулланма. /Галимҗан Лотфи, Шәриф Сайкин. − Казан: Таткнигоиздат, 1956.

36. Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: Очерклар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1988. – 399 б.

37. Методика преподавания литературы: Учебник для студентов пед. вузов / Богданова О.Ю., Леонов С.А., Чертов В.Ф.; Под ред. О.Ю.Богдановой / О.Ю.Богданова., С.А.Леонов, В.Ф.Чертов − М.: Издательский дом «Академия», 1999 – 400 с.

38. Мещеряков В.Н. Жанры школьных сочинений: Теория и практика написания: Учебно-методическое пособие для студентов и учителей-словеников / М.Н.Мещеряков. − М.: Флинта: Наука, 1999.

39. Мещерикова М.И. Литература в таблицах и схемах. – М.: Рольф, 2000. – 224 с.− (Домашний репетитор).

40. Миннегулов Х. Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур. – Казань: “Ихлас”, 2014. – 288 с.

41. Миңнуллина Ф.Х. Юныс Сафиуллин драматургиясе: (Заман һәм герой). – Казан: ИЯЛИ АН РТ, 2007. – 132 б.

42. Мулласалихова Г.Г. Бәхилләштем инде, димә әле… / Г.Г.Мулласалихова // Мәгариф. – 2013. – №2. – Б.57-60.

43. Мухаметшина Р.Ф. Изучение литературы в аспекте диалога культур. – Казань: 2006. – 116 с.

44. Мухаметшина Р.Ф. Диалог русской и татарской культур в системе литературного образования: На материале школ Республики Татарстан. – Казань: РИЦ «Школа», 2006. – 248 с.

45. Нигъмәтуллин Ә.З. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре / Әхәт Нигъмәтуллин. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.

46. Поварисов С. Мәктәптә әдәби әсәрнең телен өйрәнү /Суфиян Поварисов. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.

47. Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. Укытучылар, укучылар, студентлар, аспирантлар, язучылар һәм журналистлар өчен теоретик-методик кулланма./Суфиян Поварисов. − Уфа: Башкортстан «Китап» нәшр., 1997. – 224 б.

48. Примерные программы по учебным предметам. Литература. 5-9 классы: проект. – М.: Просвещение, 2010. – 176 с. – (Стандарты второго поколения).

49. Пропп В.Я. Историчес кие корни волшебной сказки / В.Я.Пропп. – Л.: 1946.

50. Прыгунова Е.Н., Пазумова И.А. Преподавание фольклора в редней школе. – Санкт-Петербург, “Паритет”, − 2001.

51. Рәми И. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек) / И.Рәми, Р.Даутов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 399 бит.

52. Романчева Е.С. Введение в методику обучения литературе: учеб. пособие/ Е.С.Романичева, И.В.Сосновская. – М.: ФЛИНТА: наука, 2012. – С.14-34.

53. Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1− 11 нче с-лар [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы] – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 б.

54. Сынап карау программалары (авторлары Р.Х.Хәйдәрова, Р.Л..Малафеева; Ә.Р.Мотыйгуллина, И.М.Ибраһимова) – Казан: Мәгариф, 2003.

55. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

56. Татар театры (1906-1926). – Тулыландырылган 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 308 бит.

57. Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр / Төз. Л.Җамалетдинов. – Казан, 1994.

58. Технологии и теория обучения литературе: учеб. пособие/ под.ред В.А.Кохановой. − М: ФЛИНТА: Наука, 2011. – С.11-32.

59. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. Югары уку йортлары һәм колледжлар өчен дәреслек / Ф.И.Урманче. – Казан: Мәгариф, 2002.

60. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты / Ф.И.Урманче. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б.

61. Федеральный закон об образовании в Российской Федерации № 273-ФЗ от 29. 12. 2012. – Ростов н/Д.: 2013. – 208 с.

62. Фёдоров А.А. Введение в теорию и историю культуры: Словарь / А.А.Фёдоров. – Уфа: Гилем, 2003. – 320 с.

63. Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от действия к мысли. Система заданий: пособие для учителя / [А.Г.Асмолов, Г.В.Бурменская, И.А.Володарская и др.]; под ред. А.Г.Асмолова. – 2-е изд. – М.: Просвещение, 2011. – 159 с.

64. Хаков В.Х. Мәктәптә язучыларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү / В.Х.Хаков. − Казан: Татар.кит.нәшр., 1984.

65. Ханнанов Р.Г. Төрки драматургия контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы) / Р.Г.Ханнанов. – Казан: ТДГПУ, 2010. – 193 б.

66. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Тулыландырылган икенче басма / Ф.М.Хатипов. – Казан: Раннур, 2002. – 352 бит.

67. Хәсәнова Ф.Ф. Шагыйрь һәм заман / Ф.Ф.Хәсәнова. – Казан: Школа, 2010. – 296 бит.

68. Хисамов Н.Ш. Татар шагыйрьләре: монографик мәкаләләр, иҗат портретлары һәм этюдлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 287 б.

69. Хисмәтова Л.К. Мәдинә Маликова иҗаты / Л.К.Хисмәтова. – Казан: ТДГПУ, 2010. – 215 б.

70. Хөсни Ф. Сайланма әсәрләр / [Төз. һәм кереш сүз авт. Ә.Р.Мотыйгуллина]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2002. – 447 б.

71. Черкезова М.В. Проблемы преподавания русской литературы в инокультурной среде: методическое пособие / М.В.Черкезова. – М.: Дрофа, 2007.

72. Эскальнек А.Я. Основы литературоведения. Анализ художственного произведения: Практикум / А.Я.Эскальнек. − М.: Флинта: Наука, 2003.

73. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылыр, югары уку йортлары студентлары, укучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. − Казан: Мәгариф, 2003.

74. Яхин А.Г. Система татарского фольклора / А.Г.Яхин. – Набережные Челны: НИСПТР, 2012. – 286 с.
Методик әсбаплар:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 5 нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Л.М.Гыйззәтуллина; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 167 б.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 6 нчы сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 175 б.

3. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 7 нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова, Э.Х.Гыйзәтуллина; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 191 б.



4. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 8 нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина, А.Г.Гарәфетдинова; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 263 б.

5. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 9 нчы сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина, Г.Г.Мулласалихова; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 235 б.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14




©engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет