Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре



бет9/14
Дата06.12.2016
өлшемі2,68 Mb.
#3268
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14

Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 7 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

Еллык кабатлау – 1 сәгать
IV бүлек
8 нче сыйныф өчен календарь-тематик план

Дә-

рес




Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

төрләре


Контроль эш төрләре

Үткәрү

вакыты план / факт



метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы










Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...

1

Ачыла тарихның пәрдәсе.

1

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку.

Риваять жанры турында теоретик төшенчәне бирү, халкыбыз тарихы белән бәйләү.

Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, риваять турында белешмә бирү, татар халкының “Сихерче кыз” риваяте белән танышу.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Дәреслектә биремнәр, риваять белән әкиятнең уртак якларын табу, нәтиҗәләр чыгару. “Сихерче кыз” әкиятен уку.







2

Сезгә ялган, миңа чын.

1

“Гали тугае”, “Моргана” риваятьләрен уку.

Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү.

Риваять турында алган белемнәрне ныгыту, татар халык риваятьләре белән танышуны дәвам итү.

Балаларда татар халык һәм башка халык риваятьләренә, халыкларның үткәненә карата кызыксыну тәрбияләү.

Риваятьләр уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Проект эшенә әзерләнү.







3

Халыкныкы халыкта саклана.

1

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Риваять темасын гомумиләш-

тереп кабат-



лау.

Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү, шәһәр, авыл, елга исемнәренең килеп чыгышын аңлату.

Риваять турында алган белемнәрне ныгыту.

Балаларда татар халык риваятьләренә, үткәненә, атамаларның килеп чыгышына карата кызыксыну тәрбияләү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.


Проект тәкъдим итү, яклау.







4

Сезгә ялган, миңа чын.

1

Легенда жанрына гомуми күзаллау булдыру.

Легенда жанры турында теоретик төшенчәне бирү.


Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән танышуны дәвам итү, легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку.

Балаларда татар халык легендаларына, башка халык легендаларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү.


Әсәрне уку, сорауларга җавап бирү. Легенда белән риваятьләр арасында аермалы якларны билгеләү, таблица белән эшләү.

Тест




5

Моңы барның йөрәгеннән Һәрвакыт җылы чыгар.

1

Милли уен кораллары белән танышу.

Эстетик тәрбия бирү.

Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, халык музыка уен кораллары турында белешмә бирү, танышу, проект эшен яклау.

Балаларда татар халык музыка уен коралларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, табышмакларның җавабын табу, шигырь уку, сорау-җавап формасында шигырьгә анализ ясау.

Проект




Без тарихта эзлебез

6

Тарих – тормыш остазы.


1

Ибн Фадлан һәм аның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе белән танышу.

Болгар дәүләтенең ил тарихындагы ролен ачыклау, сәяхәтнамәләр һәм елъязмалар жанры турында теоретик төшенчә формалаштыру.

Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан турында белешмә бирү. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсен өйрәнү.


Мәдәниятебезгә, тарихыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү.


Өзекне уку, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше, диалог, Л.Фәттаховның картинасы, дәреслектәге биремнәр буенча эш.







7

Гыйлемсез кеше – канатсыз кош.

1

Фатих Кәрими иҗаты.

“Аурупа сәяхәтнамәсе” белән танышу.



Мәдәният учакларына тарихи күзәтү.

Фатих Кәриминең тормыш юлы һәм иҗатын, “Аурупа сәяхәтнамәсе”н өйрәнү.

Сәнгать җәүһәрләренә, халкыбыз мирасына, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Өзекне уку, сораулар төзү, җавап бирү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә, өзекне өлешләргә бүлү, төркемнәрдә эшләү, анализ.

тест




8

Энҗе табучы әдип.


1

Миргазиян Юныс иҗаты, “Су” хикәясен уку.


Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.

Миргазиянның Юныс тормыш юлы һәм иҗатын, “Су” хикәясен өйрәнү.


Туган илне сагыну, Ватанга, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау, сәнгатьле уку, сорауларга җавап, анализ, тәрҗемә, сүзлек белән эш, биремнәр эшләү.

тест




9

Җиктереп пар ат, Казанга.

1

Габдулла Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү

Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын,

“Пар ат” шигырен уку.



Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.


Сәнгатьле уку, видеоязма карау, шигырьне язмада тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап, шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе белән таныштыру, төркемнәрдә эзләнү, тикшеренү, фикер алышу, нәтиҗә чыгару.

тест




10

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур.

1

“Пар ат”

шигыренә анализ.



Тема буенча теоретик төшенчәләрне бирү. Әдәби – теоретик күнекмәләр булдыру.


Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнү. Лирик әсәрне аңларга, андагы хис-кичерешләрне тоярга, аларның үсү-үзгәрүен яки алмашынуын күрергә әзерләү.

Туган җиргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Сәнгатьле уку, “Пар ат” җыры видео-язмасын карау. Шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтү, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыклау, хисләр күчешен тою, шул күчешкә салынган мәгънәне аңлау, биремнәр эшләү.







11

Милли мәдәниятебезне үстерүдә Бакый Урманче иҗаты.

1

Бакый Урманче иҗаты белән танышу.

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. Триптих төшенчәсен аңлату.

Бакый  Урманченың  тормыш  юлы һәм иҗатын өйрәнү.

Татар  халкының  бөек  шәхесләре,  аларның  иҗатына     кызыксыну   уяту; сирәк  очрый  торган талантка  ия  булган сынчы иҗаты  белән горурлану   хисләре  тәрбияләү.  Әхлак   тәрбиясе  бирү.

Әңгәмә, өзекне уку,

виртуаль экскурсия, презентация, “Туган тел” җыры, диалог төзү, сорауларга җавап, картина буенча эш, сүзлек эше.



тест




12

Наҗар Нәҗми - Тукай шәкерте.

1

Наҗар Нәҗминең иҗаты, “Агыйделдә ак пароход” әсәре.

Тел, халык, тарих төшенчәләрен аңлауга ирешү.

Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Агыйделдә ак пароход” әсәрен өйрәнү.

Милли үзаң тәрбияләү, туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту.


Һәр абзацны уку, эчтәлекне аңлаганны тикшерү өчен, гади сораулар бирү, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә эше.







13

Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк.

1

Укылган әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне кабатлау.

Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү.

Укылган әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне истә калдыру.

Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез турында аңлап калу; туган җиргә, милләттәшләребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар яклау, әңгәмә, сорауларга җавап, викторина, ярыш, тәрҗемә, сүзлек белән эш.








Онытылмас еллар

14

Билгесез биеклектә.

1

Рәссам Виктор Куделькинның иҗаты. Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку.

Бөек Ватан сугышы чоры турында белемнәрне яңарту

Рәссам Виктор Куделькинның тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку.

Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү.

Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, картина белән эш, җыр тыңлау, тәрҗемә эше.







15

Тырышса да дошман, шагыйрьләрне аералмый җырдан, халыктан.

1

Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында” һәм татар халык җыры “Герман көе” белән танышу.

Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуын һәм бер-берсенә йогынты ясауларын күзәтү.

Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар турында белешмә бирү. Татар халык җыры “Герман көе” һәм Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында” дип аталган җырларны өйрәнү.

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.


Сәнгатьле уку, җырларны тыңлау һәм өйрәнү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау, нәтиҗә.








16

Патриот-шагыйрь.

1

Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү.

Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүматлар бирү.


Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы, патриот-шагыйрь булуына басым ясау.

Кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.

Презентация карау, шигырьне тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, анализ, нәтиҗә.







17-

18


Үлем турында уйлама, илең турында уйла.

2

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гарун” поэмасын уку.

Сәнгатебезгә – халык уен коралларына мәхәббәт тәрбияләү.

“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү; образлар системасы төшенчәсен аңлату.

Кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.


Сәнгатьле уку, интернет челтәреннән табып тыңлау, өлешләргә бүлү, сорауларга җавап, биремнәр эшләү, образларга характеристика.







19-20

Исемең калды моңлы бер җыр булып...

2

Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы.

Бөек Ватан сугышында катнашкан геройлар тарихы.

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау.

Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, драма әсәре турында фикер алышу, интернеттан табып өзек карау. Теоретик төшенчәләр (символик образ, диалог, ремарка) белән эш.







21

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк,

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.




1

Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

Мәркәзебезнең истәлекле урыннары белән танышу.

Барельеф төшенчәсен аңлауга ирешү.



Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту; Марсель Cәлимҗанов һәм Ринат Таҗетдинов эшчәнлеге белән танышу.


Ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.


Фронталь әңгәмә, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, төркемнәрдә эш, дәреслектәге сорауларга җавап бирү, өзекне ике өлешкә бүлү, исем кую, тәрҗемә итү, эпиграфны аңлату, план төзеп сөйләү, нәтиҗә чыгару.







22

Каз канаты каурый-каурый, Хатлар язарга ярый.


1

Хат үрнәкләре белән танышу, Бөек Ватан сугышы батырларының фронт хатларын уку.

Эпистоляр жанр турында төшенчә бирү.

Фронт хатларын уку. Хат язу үзенчәлекләрен өйрәнү.

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.


Хатларның төрләре, аны язу нормалары, этикеты, бөек кешеләрнең хат үрнәкләре буенча әңгәмә оештыру, аңлатмалы сүзлек белән эш, хатның эчтәлеген сөйләү;

сүзлек өстендә эш;

иҗатка бәйле сораулар төзү;








23

Син күрсәткән батырлыкны, солдат,

Халкым сөйли мактап бүген дә.

1

Мостай Кәрим иҗаты. “Билгесез солдат” шигыре.

Рәсем сәнгате аша Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү.

Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Билгесез солдат” шигырен өйрәнү.

Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.


Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, анализ.







24

Дөньяда тик бары яхшылык кына үлми.

1

Чыңгыз Айтматов иҗаты. “Анам кыры” әсәре.

Бөек Ватан сугышы кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.

Чыңгыз Айтматовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Анам кыры” әсәрен өйрәнү.


Туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.


Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, өзекне рольләргә бүлеп уку, сүзлекләр белән эш.







25

Без азатлык алып биргән көннәр,

Хәтерләми икән кем генә!




1

“Онытылмас еллар” бүлегендә өйрәнгән материалларны кабатлау.


Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү.


Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү.

Патриотик тәрбия бирү, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.


Бәйләнешле сөйләм үстерү, анализ,

гомумиләштерү,

нәтиҗә ясау,

әңгәмәдә катна-

ша алу, нәтиҗә

ясый белү, үз

мөнәсәбәтеңне

белдерә алу.



проект






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14




©engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет