Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре



бет1/14
Дата06.12.2016
өлшемі2,68 Mb.
#3268
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре

(V-IХ сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы

Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, (5 нче сыйныф - Л.К.Хисмәтова), (6 нчы сыйныф – Э.Х.Гыйзәтуллина, (7 нче сыйныф – Г.Г.Мулласалихова), (8 нче сыйныф – Р.Һ.Валиуллина), (9 нчы сыйныф – Х.Х.Хөснуллина)

Казан, 2015

Аңлатма язуы

Татар әдәбиятыннан 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова, Р.Һ.Вәлиуллина, Х.Х.Хөснуллина тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.



5 НЧЕ СЫЙНЫФ
I бүлек

Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.

Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.

Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоретик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлли.

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”әкияте;

Г. Тукай, “Су анасы”әкият-поэмасы;

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, “Кыр казы”шигыре;

Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”шигыре;

Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?” шигыре.


II бүлек

5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.



III бүлек

Курс темаларының эчтәлеге


Эчтәлек

Сәгать саны

1. Борын-борын заманда...

8

2. Әкият яздым – укыгыз...

5

3. Хыял канатларында.

3

4. Белем баскычлары.

7

5. Балачак – хәтердә мәңге калачак...

8

6. Ватаным өчен.

15

7. Кояшлы ил – бәхет иле.

8

8. Кеше − табигать баласы.

7

9. Эш беткәч көләргә ярый.

5

Барысы:

66

Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 7 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

Еллык кабатлау – 1 сәгать


IV бүлек

5 нче сыйныф өчен календарь-тематик план

Дә-

рес




Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

төрләре


Контроль эш төрләре

Үткәрү

вакыты план / факт



метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы










1

Акыллы сүзгә ни җитә!


1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.







2

Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын.

1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру, әкият турында белем бирү.

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

«Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.







3

5



Яхшылыкка каршы яхшылык.

3

«Ак бүре» әкияте белән танышу. Әкиятне уку.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.







6

Булма син төлке, булырсың көлке.

1

«Абзар ясау-чы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү.







7

Ана дигән хәзинә.

1

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү.

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, әкиятнең эчтәлегенә төшенү,

геройларга бәяләмә бирү.









8

Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе)

1

Халык әкиятләрен гомумиләш-тереп кабатлау, аларның төрләргә бүленешен

искә төшерү.



Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.


Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.



Тест




9

Яшәгән, ди,

булган, ди...



1

К.Насыйри-ның тормыш юлы һәм иҗаты турын-да белемнәрне үзләштерү, «Патша белән карт» әсәрен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен

аңлату.


Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.


Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү;

«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.



Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.







10

Юк дип әйтмә, бардыр ул...

1

Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри

әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.


Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

«Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.


Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас

сыйфатларны табу.









11

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.


1

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.







12

Әкиятче бездә кунакта.

1

Т.Миңнул-линның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Әкият-пьесаны сәнгатьле итеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау.








13

Әкияттә кунакта.

1

«Әкият» курчак театры белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

«Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.







14 16

Әкият тә түгел, чын да түгел...

3

А.Тимергалин-

ның тормыш

юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; укучыларда

космос, галәм,

космик корабльләр белән кызыксынуга омтылыш уяту.


Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

А.Тимергалин-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,

«Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.



Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау.







17

Кабатлау дәресе.

Хыял дөньясында.



1

Әкият һәм

фантастика темаларын гомумиләш-

тереп кабат-

лау, әкият

белән фан-

тастиканы

аера белү күнекмәләре

булдыру.


Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.


Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

тест




18

Дәрес-проект.




Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Әкият һәм фантас-тика тема-ларын гомумиләш-

тереп кабат-

лау, әкият белән фантастиканы аера белү күнекмәләре булдыру.


Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Укучылар үзләре уйлап язган яки башка авторларныкы булган, тәрҗемә иткән әкият һәм фантастик әсәрләрне китапчык итеп, рәсемнәр белән бизәп, сыйныфташ-ларына тәкъдим итәләр.







19

Белем —

бәхет ачкычы.




1

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлы булу турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының

белемле булуы

турында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату.


Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.



Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү.







20

Белем

укудан


башлана.

1

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкы-ның белемле булуы турын-

да сөйләшү, белем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.



Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.



«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Китаптагы текст белән танышу, уку, укытучының истәлекләр белән таныштыруы.







21

Укытучылар мәктәбе.


1

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлы булу турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.


Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.


Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү.


Тема буенча укытучының кереш сүзе, текстны укып, әңгәмә оештыру.








22

Казан универси-теты.

1

Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Казан университеты тарихы белән таныштыру.

Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Текст җөмләләрен кыс-картып әйтү, анализ ясау.







23

Галим кеше хөрмәткә лаек!


1

Г.Исхакый-ның «Мөгал-лим» әсәрен

уку, эчтәлек-

не үзләштерү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.


Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.


Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.



Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.







24

Кил, өйрән…


1

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.


Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.


Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.


Текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү.







25

Укысаң – белерсең...

1

Мәгърифәт-челек чоры әдәбиятын кабатлау.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.


Мәгърифәтче-лек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләште-

реп кабатлау.



Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

тест




26 29

Исемдә калганнар.

4

Г.Тукайның

«Исемдә кал-

ганнар» авто-

биографик

әсәре аша

укучыларны

аның балача-

гы белән

таныштыру;

әти-әниләргә

карата

ихтирам


тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.


Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.




Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.







30

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш.

1

Рәссам

Х.Казаков-

ның тормыш юлы һәм иҗаты

турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә мате-

риаллар аша

танышу.


Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Рәссам

Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.



Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.


Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.







31

Музейларда — хәтер.

1

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау.







32

Кабатлау дәресе.

Ямьле


балачак.

1

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабат-

лау, белем-

нәрне тикше-

рү.


Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-

лүматны


аерып ала белү.


Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.



Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү.

тест




33

«Салават

күпере» журналы.




1

«Салават күпере» журналы турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


«Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту.

Хикәя төзү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.







34

Проект-дәрес

«Салават күпере — дуслык күпере».




1

Укучылар «Салават күпере» журналы белән танышып, аның турында сөйләргә өйрәнәләр. Үз эшеңне тәкъдим итү күнекмәләрен булдыру.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

Командалап эшләү, рубрикаларны укып, фикер алышу, булган материалдан кирәклесен сайлап алып эшкәртү, эшне аудиториягә тәкъдим итү.







35 38

«Әгәр мин тылсымчы булсам...»


4

Гадел Кутуй-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.


Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.







39

Мин сине шундый сагындым...

1

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Муса Җәлилнең

«Сагыну»

шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.


Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.



Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.







40

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

1

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең

тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү, сугышчылар-

ның батыр-лыгына их-тирам, фа-шизмга карата тарих аша нәфрәт хисе тәрбияләү.


Сугышчылар-ның батырлы-гына ихтирам, фашизмга

карата нәфрәт хисе тәрбияләү.





Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү.

Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.


Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.








41 42

«Алтын-

чәч».


2

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.


Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.


Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.


Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.







43

Опера ничек туа?


1

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту.


Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.







44

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет

театры.


1

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү.


Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.


Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү.







45

Кыр казы


1

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.


Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау.







46

Сөйләр сүзләр бик күп алар...

1

Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку; туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.


Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку.


Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.







47

Аталы-уллы солдатлар.

1

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлату.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.


Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау.

Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.


Уку, рәсемнәр буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү, фикерне ачу.








48

Кабатлау дәресе.

Сугыш кайтавазы.




1

Бу бүлектә өйрәнелгән материалны гомумиләш-тереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.


Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мө-

һим мәгълү-

матны аерып

ала белү.


Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.



Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

тест




49

Дәрес-проект

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»



1

Сугыш елларының әдәбиятта сурәтләнүен аңлау, аны бүгенге күзлектән тасвирлау.

Команда белән эшләү күнекмәләрен

булдыру.


Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү.

Укучыларда көрәшчеләргә ихтирам, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.


Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү.







50 51

«Бәхет кайда була?»


2

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.




Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.


Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.







52

Туган җирдә минем бәхетем.

1

«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку; бәхет, хезмәт турында фикер алышу, хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.


«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.


Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.


Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.







53

— 57


Минем холкым —
минем язмышым.

5

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; сюжет элементларын өйрәнү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.


Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.


Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу — тема — идея — эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.







58

Кабатлау дәресе.

Кояшлы ил — бәхет иле.




1

Өйрәнелгән материалны гомумиләш-тереп кабатлау, белемнәрне тикшерү. «Кояшлы ил — бәхет иле» шигырен укып, җырын өйрәнү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.


Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.



Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

тест




59

Табигать кочагында.

1

Равил Фәйзуллин-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.


Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.


Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау.







60 61

Матурлык минем белән.


2

Мөдәррис

Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.



Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу.







62

Җир-ана, кояш һәм башкалар.


1

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Экологик тәрбия бирү.

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.


Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу.







63

Җир-ана-

быз —рәсем-нәрдә.




1

Рәссам

И.И.Шиш-кинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.



Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.


Рәссам

И.И. Шишкин-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.



Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.



Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.







64

Кабатлау дәресе.

Туган илем —


иркә гөлем.

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләш-тереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.



Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

тест




65

Дәрес-проект

«Гүзәл табигатьле туган җирем».




1

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.








66

Белем —
нур, белмәү — хур.

1

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту.


Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү.







67

Беренче хисләр...


1

А.Гыйма-диевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләп, хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү.







68

Шәвәли шуклыгы.

1

Ш.Галиев-

нең «Ул кем?», «Әлләкем» шигырьләрен өйрәнү.




Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Әлләкем» шигырен өйрәнү.

Укучыларның хайваннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Шигырьне укып, сорау-лар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.








69

Кабатлау дәресе.

Уйныйк та көлик!




1

Өйрәнелгән материалны гомумиләш-тереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.



Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

тест




70

Йомгаклау дәресе.

1

























Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14




©engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет