Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре



бет5/14
Дата06.12.2016
өлшемі2,68 Mb.
#3268
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14

Көлке көлә килә...

56

Шәүкәт Галиев —
юмор остасы.

1

Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре.

Елга башланган җир турында белү.

Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу,

шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.



Экологик тәрбия.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.







57

Ике ти-ен — зур акчамы?


1

Ф.Шәфигул-

лин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.


Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.







58

Акбай белән Карабай.


1

Ф.Шәфигул-лин иҗаты,

«Акбай белән Карабай» хикәясе.



Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү.

«Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.







59

Шаянлык файдасы.

1

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе.

Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү.

Хикәяне уку, сөйләм телен үстерү.

Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү.

Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.







60

Кабатлау, йомгаклау.

1

Ш.Галиев,

Ф.Шәфигул-лин,

В.Радлов, Г.Остер әсәрләре.


Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә алу.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Әхлак тәрбиясе

бирү.


Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Тест.




Һәр фасылың гүзәл, табигать!

61

Җәйге иртә.

1

Р.Әхмәтҗа-новның «Иртә әле...» шигыре,

«пейзаж» төшенчәсе.



Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау.

Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү.

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.


Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.







62

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк.

1

Г.Рәхимнең «Апрель» хикәясе,

«портрет» төшенчәсе.



Рәсем сәнгатендә портрет белән әдәбияттагы «портрет»

төшенчәсен чагыштыру.




Г.Рәхим турында белү, хикәяне укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Әниләргә ихтирам

хисләре тәрбияләү.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.







63,

64,


65

Көтеп алган Сабантуй.

3

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.


Г.Бәширов турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген укып аңлау, сөйләм телен үстерү.


Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.







66

Сабан-
туй — картиналарда.

1

Л.Фәттахов-ның «Сабантуй» картинасы.

Рәсем сәнгате белән әдәбиятның бәйләнеше турында аңлау.

Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.


Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.







67

«Сабантуй» дигән журнал бар.

1

«Сабантуй» журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән танышу, сөйләм телен үстерү.


Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру, татарча журналдан мәгълүмат сайлый белү.

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

Проект.




68

«Сабантуй» журналы бездә кунакта.

1

«Сабантуй» журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү.

Актив яшәү рәвеше турында аңлату.

Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.







69,

70


Кабатлау, йомгак-лау.

1

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу.

Тест.






Курс темаларының эчтәлеге

I. Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.



Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты (1 сәгать).

Мифлар. Татар халык мифлары.

Мифлар – кешеләрнең дөньяны фантастик аңлавы. Мифик геройлар турында төшенчә. Миф белән әкиятнең аермасы. Рус, грек мифлары белән чагыштыру. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.



Әдәбият теориясе. Миф.Мифик геройлар(3 сәгать).

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.



Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем (1 сәгать).
II. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары.

Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме. Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.



Әдәбият теориясе. Халык җырлары. Халык җыры жанрлары. Йолалар, йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары (3 сәгать).

Шигърияттә халык көе.

Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.



Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. Кешенең балачагы үткән туган якның кадере.

Әдәбият теориясе. Автор җырлары (1 сәгать).

Татарстан Республикасы гимны.

Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.



Әдәбият теориясе. Гимн (1 сәгать).

Җырны башкаручы – җырчы.

Җырның яшәвендә башкаручының роле. Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы.



Әдәбият теориясе. Профессиональ җырчы (1 сәгать).
III. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.

Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.



Әдәбият теориясе. Лирик герой. Сынландыру.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. Рус мәсәлчеләре белән чагыштырып өйрәнү.

«Әтәч белән Сандугач» мәсәле. Мәсәлдә туган җир кадере темасының дәвам итүе. Ирек, кеше өчен ирек кадере турында белешмә. Мәсәлдә сынландыру алымы. Мәсәлнең морале.

Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.



Әдәбият теориясе. Мәсәл (2 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов (3 сәгать).



Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

Шүрәле” балеты. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә.



Әдәбият теориясе. Балет (1 сәгать).

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.

Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе.



Әдәбият теориясе. Символ, строфа (2 сәгать).

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.

Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак” төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше. Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре. Авыл проблемалары (4 сәгать).


IV. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.

Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар (1сәгать).



Кави Нәҗми. Шагыйрь турында кыскача белешмә.

Кызыклы хәл” шигыре. Шигырьдә Вилдан белән булган хәлнең бирелеше. Строфа, рифмалар. Эчтәлекне ике өлешкә бүлеп карау мөмкинлеге. Шигырьдәге юмор (1сәгать).



Мәрзия Фәйзуллина. Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә.

Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Чагыштырулар, сынландыру. Шигырьдә күтәрелгән экология проблемасы (1сәгать).



Резеда Вәлиева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема (1сәгать).



Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат (5 сыйныфта үткәннәргә өстәмә).

Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы. Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре (1 сәгать).


V. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.

Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.



Әдәбият теориясе. Кыйсса (3 сәгать).

Габделхәй Сабитов. Язучы турында кыскача белешмә.

Чүкеч” хикәясе. Язучының әйтергә теләгән фикере. Хикәядә малай һәм ата образлары. Әсәрдә искә алынган эш кораллары.



Әдәбият теориясе. Хикәяләү (1 сәгать).

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

Әни ялга киткәч” хикәясе. Хикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.



Әдәбият теориясе. Хикәяләүче (2 сәгать).

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.

Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.



Әдәбият теориясе. Притча (2 сәгать).

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.



Мәгъсүм Латыйфуллин. Язучы турында кыскача белешмә.

Сәйдәшнең юл башы” хикәясе. Салих Сәйдәшевның һөнәр сайлавында зур роль уйнаган вакыйга. Танылган кешеләрнең төрле һөнәрләр турында уйланулары. С.Сәйдәшевның тормышына йогынты ясаган шәхесләр.



Әдәбият теориясе. Биографик әсәр (1 сәгать).

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле (1 сәгать).

Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

Бердәнбер” шигыре. Шигырьнең төп идеясе. Бердәнбер сүзенең мәгънәсе. Шигырьнең төзелеше (1 сәгать).


VI. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.

Ике туган” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Әтәч белән тавыкның кешеләштереп (персонификация) бирелүе. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре (2 сәгать).



Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.

Мокамай” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар.



Әдәбият теориясе. Поэма (3 сәгать).

Ренат Харис. Әдип турында кыскача белешмә. Аның төрле яклы иҗаты.

Серле алан” пьесасы. Пьесаның эчтәлеге. Малайлар, карт образлары. Пьесадагы символик образлар. Ваемсызлык нәтиҗәләре. Бәхет, тынычлык өчен һәр кешенең җавалылыгы.



Әдәбият теориясе. Символик образ. Диалог. Монолог (2 сәгать).

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

Дуслык, чын дуслык!” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану (1 сәгать).



Шәүкәт Галиев. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

Дуслык балы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге. Шигырьдә күтәрелгән милләтара дуслык, толерантлык проблемалары.

Шигырьнең строфалары, рифмалары, троплар (1 сәгать).
VII. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор (1 сәгать).

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

Ике тиен акча” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере (1 сәгать).


VIII. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Роберт Әхмәтҗанов. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

Иртә әле...” шигыре. Шигырьдә табигать тасвиры. Кулланылган әдәби алымнар. Туган ил кадере.



Әдәбият теориясе. Пейзаж (1 сәгать).

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.



Әдәбият теориясе. Портрет (1 сәгать).

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы (3 сәгать).



Лотфулла Фәттахов.

Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре (1 сәгать).






Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14




©engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет