Курс темаларының эчтәлеге
I. Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре (1 сәгать).
Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе (1 сәгать).
Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. “Яшь йөрәкләр” драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар (1 сәгать).
Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы (1 сәгать).
Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше (1 сәгать).
Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе (1 сәгать).
II. Аталар сүзе — акылның үзе
Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.
Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм (2 сәгать).
Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше (1 сәгать).
Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү (3 сәгать).
Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы (1 сәгать).
Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Килен төшкәндә” шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).
Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).
Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Көмеш дага” шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы (1 сәгать).
III. Ил язмышы — ир язмышы
Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.
Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).
Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.
Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).
Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы (2 сәгать).
Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).
Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.
Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).
Мөхәммәт Мирза. Шагыйрь турында белешмә. “Изге сукмак” шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).
IV. Һәр чорның үз герое
Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).
Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.
Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).
Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).
Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кояш болытка кергәндә” романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).
V. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннан өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).
Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә. “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.
Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).
Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше (1 сәгать).
Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.
Әдәбият теориясе. Повесть (4 сәгать).
VI. Актыктан хаклык җиңә
Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.
Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).
Роза Хафизова. Язучы турында белешмә. “Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).
Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү (2 сәгать).
Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).
Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. “Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).
Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).
VII. Табигатькә дә табиб кирәк!
Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).
Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. “Балык кычкыруы” шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы – кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).
Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә. “Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр
Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыреннән өзек.
Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек.
М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек.
Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек.
Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.
Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр
(укытучы сайлавы буена)
Мостай Кәрим. Озын-озак балачак.
Нардуган (Татар халык йоласы) .
Покрау (Керәшен татарлары бәйрәме).
Уярня (Мари халык бәйрәме).
Ким Васин. Җыр шулай туды.
Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау.
Юрий Семендер. Ике ветеран.
Гәрәй Рәхим. Буыннар елъязмасы.
Марс Шабаев. Күңелемә, әткәй, кайтып кер...
Нәҗип Думави. Габдулла.
Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.
Фоат Садриев. Юкка көттеләр.
Айрат Суфиянов. Мәктәптән кайтып килеш.
Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.
Зиннур Мансуров. Ятим Су анасы.
Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.
Шәйхи Маннур. Печән җыйганда.
Рашат Низами. Куркытылган поши.
Сөйләшү тематикасы
Халыкның борынгыдан килгән йолалары.
Тукайлы тормыш.
Асылташларга тиң хәзинәләр.
Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы.
Батырлар бар төштә – татарлар бар...
Ватан барыннан да газиз.
Балачакның онытылмас мизгелләре.
Табигать – уртак йортыбыз.
8 НЧЕ СЫЙНЫФ
I бүлек
«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:
1) Г.Тукайның “Пар ат” шигыре;
2) Ш.Камалның “Буранда” новелласы;
3) С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре;
4) Г.Афзалның “Юл газабы” хикәясе;
5) Ф.Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек;
6) Р.Харисның “Ике гөл” шигыре;
7) Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек.
II бүлек
8 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
− әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;
− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
− 7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;
− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
− төрле темаларга проект эше яклау;
− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
III бүлек. Укыту-тематик план
Эчтәлек
|
Сәгать саны
|
1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана
|
5 сәгать
|
2. Без тарихта эзлебез
|
8 сәгать
|
3. Онытылмас еллар
|
12 сәгать
|
4. Әтинең зур бүреге иртә киелде
|
7 сәгать
|
5. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!
Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,
Туу кирәк кайчак безгә яңадан!
|
15 сәгать
|
6. Көлсәң – көл, еласаң – ела!
|
7 сәгать
|
7. Даһи гомере – халкы хәтерендә!
|
8 сәгать
|
8. Табигатьнең дә җаны бар
|
7 сәгать
|
9. Кабатлау
|
1 сәгать
|
Барысы:
|
70
|
Достарыңызбен бөлісу: |