Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре



бет2/14
Дата06.12.2016
өлшемі2,68 Mb.
#3268
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14

Курс темаларының эчтәлеге
Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.


I. Борын-борын заманда.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйләүчеләр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).



Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты (1 сәгать).

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе (1 сәгать).

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика (3 сәгать).

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру (2 сәгать).

Кабатлау (1 сәгать).


II. Әкият яздым, укыгыз...

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.



Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль (1 сәгать).

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе (2 сәгать).

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның «Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге. «Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе (1 сәгать).

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары (1 сәгать).
III. Хыял канатларында.

Адлер Тимергалин Адлер Тимергалин турында белешмә.

«Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе.

«Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының берсен өйрәнү. Әсәрдәге чынбарлык белән фантастиканың нисбәте (3 сәгать).
IV. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы (2 сәгать).

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы (1 сәгать).

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы (1 сәгать).

Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.

«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы (1 сәгать).

Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.

«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү (1 сәгать).

Кабатлау (1 сәгать).


V. Балачак — хәтерләрдә мәңге калачак...

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше (5 сәгать).

Рабит Батулланың «Тукай-Апуш» әсәре. Кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы – сәләтле булуы.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы. Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат (2 сәгать).

Кабатлау (1 сәгать).


VI бүлек. Ватаным өчен.

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү (4 сәгать).

Муса Җәлил.

«Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы (5 сәгать).

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат (1 сәгать).

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы (2 сәгать).

Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кылган гамәлләр.

Шәүкәт Галиевның «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Әдәбият теориясе. Баллада (1 сәгать).

Кабатлау (2 сәгать)


VII. Кояшлы ил – бәхет иле.

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам» шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма (3 сәгать).

Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.

Фатих Хөсни. Автор турында белешмә.

«Чыбыркы» хикәясе. Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Әдәбият теориясе. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш) (5 сәгать).

Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.

Әхмәт Рәшитовның « Кояшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү – зур бәхет булуын ачыклау.
VIII. Кеше – табигать баласы.

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау (1 сәгать).

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге (3 сәгать).

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты (1 сәгать).

Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре. Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитовның «Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы.

Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

Кабатлау (2 сәгать).


IX. Эш беткәч көләргә ярый.

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор (1 сәгать).

Алмаз Гыймадиевның «Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау (1 сәгать).

Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы (1 сәгать).

Кабатлау (1 сәгать).

Йомгаклау (1 сәгать)
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”.

Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”.

Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”.


Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Башмак (татар халык әкияте).

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте).

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте).

Куркак юлдаш (татар халык әкияте).

Каюм Насыйри. Күләгә.

Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке.

Владимир Даль. Кар кызы.

Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса.

Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян.

Тукай-Апуш. Рабит Батулладан.

Илдус. Ибраһим Газидан.

Мөнирә Булатова.

Фатих Кәрим. Ватаным өчен.

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан.

Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан.

Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан.

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан.

Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил — бәхет иле.

Мәгъсүм Хуҗиннан. Туган көн.

Нури Арсланов. Ринат авылда.

Габделхәй Сабитов. Чәчәк нигә боекты?

Борис Вайнер. Искиткеч китап.

Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе.

6 НЧЫ СЫЙНЫФ

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:
1. Г.Тукай, «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафури, «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташ, «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлил, «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еники, «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәширов, «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Язгы сабан туйлары» өзеге.


II бүлек

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.



III бүлек.

Укыту-тематик план


Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

6

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6

3. Кадерле син, кеше-туганым!

14

4. Энҗе карлар явып үткән...

6

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

13

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

10

7. Көлке көлә килә...

5

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

10

Барысы:

70


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14




©engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет