Табигатьнең дә җаны, рухы бар
63
|
Батыр Җайдак.
|
1
|
Айдар Хәлим иҗаты. “Өч аяклы ат” повесте.
|
Тарихка, халкыбыз язмышына хөрмәт хисләре тәрбияләү.
|
Айдар Хәлим тормышын һәм иҗатын, “Өч аяклы ат” повестеның төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү.
|
Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү. Туганлык мөнәсәбәтләренең нык булырга тиешлеген күзаллау.
|
Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, беренче өлешне уку, образлар белән танышу, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, “Өч аяклы ат” повесте буенча фильмнан өзек карау.
|
|
|
64
|
Фронттан кайткан ат.
|
1
|
Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте.
|
Шәҗәрә төшенчәсенә аңлатма бирү. Шәҗәрәне белү зарурилыгының сәбәпләрен ачыклау.
|
Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” әсәрен өйрәнү.
|
Хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык
хисләрен тәрбияләү.
|
Икенче һәм өченче бүлекләрне уку, план төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку, тәрҗемә эше, образга характеристика, сорауларга җавап, биремнәрне эшләү, малайның нәсел өчен горурлануын өзектән табып уку, нәтиҗә ясау.
|
|
|
65
|
Авырлык җебе өзелде.
|
1
|
Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте.
|
Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.
|
Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” әсәрен өйрәнүне дәвам итү.
|
Хайваннарны яратырга
өйрәтү.
|
Дүртенче өлешне уку, исем кую, тәрҗемә эше,
Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе белән чагыштыру, диалогны рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, вакыйганы аерып чыгара белү, эчтәлеген сөйләү, биремнәр өстендә эш, нәтиҗә ясау.
|
|
|
66-67
|
Табигатьнең чәчәк аткан чагы.
|
2
|
Гәрәфи Хәсәнов иҗаты, “Беренче күк күкрәү” хикәясе.
|
Табигатьнең матурлыгы, һәр фасылның уникальлелеге турында яңа фикерләр тудыру.
|
Гарәфи Хәсәновның тормыш юлы, иҗаты турында белем бирү, “Беренче күк күкрәү” хикәясен уку һәм нәтиҗә ясау.
|
Әйләнә-тирә мохиткә хөрмәт
хисе булдыру, табигатьне яратырга өйрәтү.
|
Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; хикәяне уку, төп
эчтәлекне аңлау, фикер
алышу, парлап сөйләшү,
төп геройны сурәтләү,
план төзү, план буенча сөйләү.
|
|
|
68
|
Ямьле сабантуйлары.
|
1
|
Камил Каримов иҗаты, “Тимергали бабай хикәяте” әсәре.
|
Халкыбызның бәйрәмнәре аша эстетик тәрбия бирү.
|
Камил Кәримовның биографиясен, иҗатын һәм “Тимергали бабай хикәяте”н өйрәнү.
|
Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә, хезмәткә
мәхәббәт тәрбияләү.
|
Презентация ярдәмендә
язучы тормышы белән
танышу, төркемнәрдә
фикер алышу, ишетеп
аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.
|
|
|
69
|
“Ялкын” журналына сәяхәт.
|
1
|
“Ялкын” журналы. «Табигатьнең дә җаны, рухы бар» бүлеген гомумиләштереп кабатлау.
|
Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.
|
“Ялкын” журналы белән танышу.
|
“Ялкын” журналына, белем алуга омтылыш тәрбияләү.
|
Бәйләнешле сөйләм үстерү, проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы.
|
Проект
|
|
70
|
Күңелемә уелып калган әсәрләр
(Әдәбият дигән олы диңгез).
|
1
|
Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
|
Өйрәнгән теоретик
төшенчәләрне
кабатлау, истә калдыру.
|
Ел буе өйрәнгәннәрне
гомумиләштереп кабатлау.
|
Әдәбиятның тәрбия
бирү, тормышка әзерләү
дәресе булуын аңлату.
|
Портретлар, төрле
иллюстрацияләр, презентацияләр ярдәмендә укылган әсәрләрне кабатлау, тестлар эшләү, гомумиләштерү, сорауларга җавап бирү.
|
Тест
|
|
Курс темаларының эчтәлеге
Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана
Халык авыз иҗаты. Фольклор жанрлары буларак риваятьләр, аның ничек барлыкка килүе. Риваять төрләре.
Тарихи риваятьләр. Татар халыкының “Сихерче кыз” риваяте. Әсәрдә Казан образының бирелеше, тарихы. Әлеге риваятькә хас әкияти алымнар (1 сәгать).
Топонимик риваятьләр. Татар халкының “Гали тугае” риваяте. Урта гасыр Европа халкының “Моргана”риваяте. Шәһәр, авыл, тау һәм елга атамаларының килеп чыгышы (2 сәгать).
Легендалар. Аның төрләре. Легенданың риваятьтән аермалы яклары.
Татар халкының «Зөһрә кыз» легендасы. Легендада Зөһрә образының бирелеше. Әсәрдә хыял мотивлары, аның кеше язмышын ачудагы роле. Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бирелеше (1 сәгать).
Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле (1 сәгать).
Без тарихта эзлебез
Тарихи ядкарьләр буларак cәяхәтнамә һәм елъязма жанрлары. Ибне Фадлан – X гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп сәяхәтчесе. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе. Болгар дәүләтенең ил тарихындагы роле. Ил башлыгы Алмыш хан (1 сәгать).
Фатих Кәрими. Әдип һәм журналист тормышы һәм иҗат юлы. Аның Европа илләренә сәяхәте, бу сәяхәтнең максаты. «Аурупа сәяхәтнамәсе» әсәреннән өзек. Европа илләрендәге культура учаклары, Петербург китапханәсе турында мәгълүмат. «Аурупа сәяхәтнамәсе»нең әдәби роле (1 сәгать).
Миргазиян Юныс. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез салуы. Язучының “Су” хикәясе (1 сәгать).
Әдәбият теориясе. Тарихи роман турында төшенчә (1 сәгать).
Тарихи һәйкәл буларак Казан Кремле, аның төзелү тарихы. Кремльнең бүгенге торышы.
Габдулла Тукай. Язучының 1895 нче елда Җаек (Уральск) шәһәренә китүе. Анда Тукайның җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалашуы. 1907 нче елда кире Казанга кайтуы. Шагыйрь иҗатының Казан чоры. Казанда аралашкан дуслары, балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлеше, театр эшчәнлегенә игътибары, сәяхәтләре, иҗтимагый эшчәнлеге. “Әл-ислах” газетасындагы эшчәнлеге. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре. Аның язылу тарихы. “Пар ат” шигыренең лирик герое, аның кичерешләре, өметләре. Пар ат образының символикасы. Табигать, кучер образларының бирелеше, мәгънәләре (2 сәгать).
Бакый Урманченың “Пар ат” шигыренә иллюстрациясе. Картинада Габдулла Тукай шигырендә сурәтләнгән вакыйганың бирелеше.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияcе. Премиянең беренче лауреатлары.
Күренекле рәссам, сынчы Бакый Урманченың (1897 – 1990) тормышы. Ул тудырган скульптур портретлар, картиналар (1 сәгать).
Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы. Аның Тукай шәкерте булуы, аның идеяләрен үстерүе. Н.Нәҗми иҗат иткән әсәрләрдә Тукай образының бирелеше, мәгънәсе. Шагыйрьнең «Татар теле» әсәрендә Тукай традицияләрен дәвам итүе. Н.Нәҗминең Бөек Болгарга сәфәре турындагы “Агыйделдә ак пароход” әсәреннән өзек. Әсәрдә сурәтләнгән “түгәрәк өстәл”, анда катнашкан язучылар. Әсәрнең әдәби мәгънәсе, кыйммәте (1 сәгать).
Онытылмас еллар
Гариф Ахунов. “Замандашлар портреты” әсәреннән өзек. Язучының әсәрдә рәссам Виктор Куделькинның иҗатын яктыртуы, аның картиналары турында уйланулары. Рәссам иҗатында М.Җәлил образы, аның бирелеше, иҗатчының халык язмышының кискен дәверләрен полотнода сурәтләве. В.Куделькинның “Билгесез биеклектә” картинасы, Бөек Ватан сугышы (1 сәгать).
Сугыш турындагы җырлар. Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында…” (“Солдатлар”) шигыре. Сугышка баласын озаткан Ана образы. Татар халкының “Герман көе” җыры. Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуы һәм бер-берсенә йогынтысы (1 сәгать).
Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты. Аның иҗатында сугыш темасы, образларның бирелеше. Шагыйрьнең “Ант” шигыре, «азатлык» һәм «явызлык» проблемалары. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы, андагы образлар системасы. Гармун һәм җыр образының роле. Әлеге лирик әсәрләрдә сугыш проблемасының бирелеше (3 сәгать).
Туфан Миңнуллин. Күренекле драматург, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышы һәм иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Әсәрдә М.Җәлил образының бирелеше, аның тоткынлыктагы тормышы. Драмада фәлсәфи мотивлар, фантастик алымнарның роле. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” публицистик драмасы турында белешмә (2 сәгать).
Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.
Марсель Сәлимҗанов. Режиссёрның тормышы, иҗаты. Аның татар профессиональ театрының, милли драматургиянең үсешенә керткән өлеше.
Ринат Таҗетдинов. Халык артистының тормышы һәм иҗаты, ул тудырган онытылмас образлар (1 сәгать).
Фронт хатлары, аның халык тормышындагы роле. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язган хаты, Фәтих Кәрим хатлары. Татар әдәбиятында эпистоляр жанр.
Әдәбият теориясе. Эпистоляр жанр турында төшенчә (1 сәгать).
Мостай Кәрим. Шагыйрь һәм язучының тормышы, иҗаты. “Билгесез солдат” шигыре. Шигырьдә билгесез солдат образы. Лирик геройның кичереше, шәхесләр язмышы (1 сәгать).
Чыңгыз Айтматов. Әдип турында белешмә. Аның “Анам кыры” әсәре. Әсәрдә Тулганай, Җир-ана образлары. Җыелма Җир-ана образына салынган мәгънә. Авторның сугыш турындагы уйланулары. «Анам кыры» повесте турында белешмә (1 сәгать).
Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
Әтинең зур бүреге иртә киелде
Клара Булатова. Шагыйрә турында белешмә. “Башым иям” шигыре, сугыш афәтенең шагыйрәнең балачагына тәэсире, хатирәләрендә калдырган эзе (1 сәгать).
Нур Әхмәдиев. Язучы иҗаты турында белешмә. “Җиңү көне” шигыре. “Минем туган көнем” хикәясе (2 сәгать).
Факил Сафин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тулганай” әсәреннән өзекләр. Тулганай образы, аның әсәрдәге башка образларны ачудагы әһәмияте. Әсәрдә кешелеклек, шәфкатьлелек проблемалары (2 сәгать).
Разил Вәлиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ватаным” шигыре. Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгы (1 сәгать).
Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!
Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,
Туу кирәк кайчак безгә яңадан!
Шәриф Камал. Әдипнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Буранда” новелласы. Төп геройның язмышы. Аның эчке дөньясы, күңел халәте. Психологик алымнар. Әсәрдә Ана образына хас сыйфатлар.
Әдәбият теориясе. Әдәби деталь. Матур әдәбиятта психологизм. Новелла турында төшенчә (2 сәгать).
Ибраһим Салахов. Язучының тормышы һәм иҗаты. Репрессияләнгән әдипләр язмышы. “Халык дошманы” төшенчәсе. “Ана тавышы” хикәясе (“Колыма хикәяләре” циклыннан). Ялгыз ананың аяныч язмышы, кичерешләре. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).
Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. Иҗатында яктырткан темалар. “Әнкәй” шигырендә Ана образына хас сыйфатлар. Лирик геройның хис-кичерешләр бирелеше. Сагыну хисе. “Җырларымда телим” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы, сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар (2 сәгать).
Роберт Миңнуллин. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты. Әдәбиятка булган мәхәббәте. Иҗатында яктыртылган темалар. “Әнкәй” шигыре. Ана образының бирелеше. Лирик геройның уйлары, кичерешләре (1 сәгать).
Марсель Галиев. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигыре. Шигырьдә ана образы. Лирик геройның туган ягы турында хис-кичерешләре. “Кабатланмас әкият” шигыре. Хыялда туган авыл күренеше. Балачакка кайту теләге, лирик геройның хис-кичерешләре. Ана образының бирелеше Луиза Батыр-Болгари. Композиторның тормыш юлы, иҗаты (2 сәгать).
Шәриф Хөсәенов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Беренче драмалары турында белешмә. “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы. Драмада ана образының бирелеше. Ананың язмышы, балаларына булган мәхәббәте. Автор әйтергә теләгән фикер. Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы турында. Драманың татар әдәбиятында тоткан урыны. Ана образы турында мәгълүмат. Аналар һәм балалар проблемасы (2 сәгать).
Фоат Садриев. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң җиле” романы. Романда бирелгән образларның язмышы, ана (Нуриәсма) образының бирелеше. Нәсимә белән Фәритнең үз-үзләрен тотышы, уллары Маратның авылда терелүе, сөйләшә башлавы, дуслар табуы. Авторның әйтергә теләгән фикере (3 сәгать).
Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VI. Көлсәң – көл, еласаң – ела!
Беренче сатирик журналлар. Беренче сатирик журналлар турында белешмә. Вакытлы матбугатны башлап җибәргән шәхесләр.
Әдәбият теориясе. Сатира турында төшенчә (1 сәгать).
Галиәсгар Камал. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны. “Банкрот” сатирик комедиясе. Сираҗетдин Туктагаевның тормыш, көнкүреше, уйлаган хәйләсе. Тирә-юньдәге образларның үз-үзләрен тотышы. Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе турында белешмә. Әсәрнең сәхнә тарихы. Әдип тарафыннан күтәрелгән проблема.
Әдәбият теориясе. Конфликт турында төшенчә. Сарказм. Проза әсәрләрендә сатира (2 сәгать).
Гамил Афзал. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Юмор-сатира өлкәсендә тоткан урыны “Юл газабы” хикәясе. Хикәяләүче авторның язмышы турында белешмә. “Тәвәккәл әби” шигыре. Әбинең аянычлы язмышы, эш-гамәлләре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Автор идеясе. Сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар.
Әдәбият теориясе. Сатирик шигырь. Ирония турында төшенчә (2 сәгать).
Зәки Нури. “Пародия”. Пародиянең язылу стиле. Пародиягә салынган эчтәлек. Төрле шәхесләргә багышланган эпиграммалар. Эпиграммаларда сарказм.
Әдәбият теориясе. Пародия турында төшенчә. Эпиграмма (1 сәгать).
Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VII. Даһи гомере – халкы хәтерендә!
Ренат Харис. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Гармунчы” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Лирик геройның бирелеше. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Гармуннан чыккан көйләрнең сурәтләнеше. “Ике гөл” шигыре. Шигырьнең идеясе, төзелеше. Шигырьгә салынган мәгънә. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).
Зөлфәт. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Юмор-сатира өлкәсендә ирешкән уңышлары. “Шигырем – ачык!” ,“Шундый чагы әле җанымның” шигырьләре. Аларда лирик геройның хис-кичерешләре. Әдип шигыренә хас үзенчәлекләр.
Әдәбият теориясе. Документаль повесть жанры (2 сәгать).
Галия Кайбицкая. Актрисаның тормыш юлы турында белешмә. Татар музыка сәнгатен һәм операсын үстерүгә керткән өлеше (1 сәгать).
Рабит Батулла. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Төрле жанрларда иҗат итүе. “Бию” кыйссасы. Рудик белән бәйле, госпитальдә булган көлкеле вакыйганың әдәби гәүдәләнеше. Яшь талантның беренче уңышы (2 сәгать).
Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VIII. Табигатьнең дә җаны бар.
Айдар Хәлим. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аяклы ат” повесте. Әсәрнең эчтәлеге. Кәбирнең язмышы, атка мөнәсәбәте. Аның тирәсендә булган башка геройларның үз-үзләрен тотышы. Ат образының бирелеше (3 сәгать).
Гарәфи Хәсәнов. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче күк күкрәү” хикәясе. Язгы табигать күренешенең сурәтләнеше. Геройның язгы табигать турында уйлары, хис-кичерешләре. Беренче күк күкрәү мизгелләренең тасвирланышы (2 сәгать).
Камил Кәримов. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тимергали бабай хикәяте” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Авторның Сабантуй бәйрәмен тасвирлау үзенчәлеге. Заманга хас булган атрибутларның бирелеше (кулъяулык бирү, аулак өй күренеше һ.б.) (1 сәгать).
“Ялкын” журналы. Журналның тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге (1 сәгать).
Ел дәвамында үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр
Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.
Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.
Р.Вәлиевнең “Ватаным” шигыре.
С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.
Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.
Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр
(укытучы сайлавы буена)
Мәҗит Гафури. “Хан кызы Алтынчәч”.
“Утсыз кайный торган казан” (Татар халык риваяте).
“Казан кайда корылган” (Татар халык легендасы).
“Гали тугае” (Татар халык риваяте).
“Кәккүк каян барлыкка килгән?” (Татар халык легендасы).
“Зөһрә кыз” (Татар халкы легендасы).
“Местер Стуруорм” (Борынгы шотланда легендасы).
Фәрит Яхин. “Һомай кошы”.
Әмирхан Еники. “Курай”.
Фәнис Яруллин. “Моңлы курай”.
Вахит Имамов. “Казан дастаны”.
Әхсән Баян. “Хыялда туган калам”.
Казанда Бакый Урманче музее.
Илһам Шакировның тормыш юлы, иҗаты.
Илдар Юзеев. “Һаман көтә”.
Рафаэль Мостафин. “Йөз ундүрт адым”.
Мансур Шиһапов. “Җиңү көне җиңел бирелмәде”.
Сибгат Хәким. “Клиндерләр эзлим”.
Роберт Миңнуллин. “Әнкәйнең ак чәчләре”.
Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында Габдулла Кариев музее.
Фатих Әмирхан. “Фәтхулла хәзрәт”.
Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”.
Зыя Мансур. “Таңсылу әкияте”.
Фирдәвес Әһлия. “Актриса”.
Зиннур Хөснияр. “Рәссам язмышы”.
Сөйләшү тематикасы
Халыкның борынгыдан килгән йолалары.
Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай образы.
Язучылар, шагыйрьләр тормышында сугыш.
Илебезгә җиңү килде!
Ана – бөек исем...
Табигать – уртак йортыбыз.
9 НЧЫ СЫЙНЫФ
I бүлек
«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:
1. Г.Тукайның “Татар кызларына” шигыре;
2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек;
3. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе;
4. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек;
5. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзек;
6. Р.Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе;
7. Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре.
II бүлек
9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
– әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
– татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
– 12—13 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
– 6—8 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;
– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
– 7−8 мәкаль−әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
– төрле авторларның 4−5 шигырен яки әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;
– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
– төрле темаларга проект эше яклау;
– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
III бүлек.
Достарыңызбен бөлісу: |